Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Йолдыз исемле шигъри йолдызлык"

Балалар язучысы Йолдыз Шәрәпованың тууына 60 ел тулу уңаеннан башлангыч сыйныф укучылары өчен «Йолдыз исемле шигъри йолдызлык»дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде. Чара башында китапханәче укучыларны язучының тормышы, иҗаты белән таныштырды.  “Җирдәге якты йолдыз” китап күргәзмәсеннән укучылар язучының шигырьләрен кычкырып укыдылар. «Хәрефләрне тап», «Тылсымлы сүзләр» уен-конкурслары оештырып, “Шигырь исеме кайда яшеренгән?”  викторина сорауларына җаваплар эзләдек. Барлык катнашучылар да әлеге чарада бик теләп катнаштылар.