"Сәламәтлек-зур байлык"
7 апрель – Бөтендөнья сәламәтлек көне. Шул уңайдан китапханәдә яшүсмерләр арасында начар гадәтләрне кисәтү, үз сәламәтлекләренә уңай караш формалаштыру һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан "Сәламәтлек- зур байлык" дип исемләнгән чара узды.
Китапханәче укучыларга бәйрәмнең килеп чыгу тарихы – Бөтендөнья сәламәтлек көне турында сөйләде һәм сәламәтлек иленә сәяхәт итәргә тәкъдим итте. Сәяхәтнең беренче тукталышы « "Халык зирәклеге" дип аталды.Бу тукталышта укучылар сәламәтлек турында мәкальләрнең мәгънәсен аңлатырга тиеш иде. «Файдалы продуктлар» тукталышында, укучылар файдалы һәм зарарлы продуктлардан , организм өчен файдалы булган әйберләрне сайладылар. Сәламәт туклану кагыйдәләре турында сөйләштеләр, куркыныч азык-төлекне атадылар. "Гадәтләр" тукталышында зарарлы һәм файдалы гадәтләр турында фикер алыштык. Чараның соңгы тукталышы "Китаплар" тукталышы иде һәм"Сәламәтлек сагында" дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Сәяхәт бер-берсенә нык сәламәтлек теләп тәмамланды.