Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ялтыравыклы бизәкләр"

2022 ел - "Россия халыкларының халык сәнгате һәм мәдәни мирасны саклау елы". Кешелек тарихында халык сәнгате милли мәдәниятнең аерылгысыз өлеше булды. Декоратив-гамәли сәнгатьнең нигезен останың иҗади хезмәте тәшкил итә. Шул уңайдан китапханәдә сәйлән үрү буенча "Ялтыравыклы бизәкләр"дип исемләнгән  мастер-класс үткәрелде. Чараның максаты: декоратив-гамәли иҗатның бер төре белән таныштыру ,  үрү техникасы турында күзаллау бирү, мәдәният һәм сәнгатькә кызыксыну уяту.  Кызганычка каршы, безнең көннәрдә  элеке  осталарның күп кенә серләре юкка чыккан. Чарада китапханәче “ Умные ручки"китап күргәзмәсе аша бисер белән эшләү һөнәре белән таныштырды. Бисерның килеп чыгышы, бисер төрләре турында сөйләде. Сәйлән белән эш  борынгы хезмәт төре булуга карамастан, ул безнең көннәрдә дә модалы һөнәр булып калуын аңлатып, беләзек, балдак, муенсалар ясадык. Әлбәттә, сәйлән белән эшләү  өчен тырышлык, сабырлык һәм матурлык иҗат итү теләге кебек сыйфатларга ия булырга кирәк. Үз куллары белән ясалган эшләнмәләр һәркемне дә сөендерде. Барлык катнашучылар да үзләре белән иҗади энергия һәм күп кенә яңа идеяләр алып киттеләр.