Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әкиятләр иленә сәяхәт"

Балалар китабы көне уңаеннан Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүче кече яшьтәге укучыларым бездә кунакта булдылар. Алар белән "Әкиятләр иленә сәяхәт" итеп бик күңелле очрашу булды. Китапханәче “Что за прелесть эти сказки!”  дип исемләнгән китап күргәзмәсе аша, кече яшьтәге мәктәп балаларының китаплары һәрвакыт матур рәсемле,  уку өчен кызыклы булуын аңлатты. Китапка сак караш булдыру максатыннан “Әйе, юк” уенын оештырдык,   әкият китапларындагы иллюстрацияләрне карап әкиятләрне искә төшердек.  Балаларга яхшы таныш “Йомры икмәк”, “Шалкан” әкиятләрен  ролләргә бүлеп уйнадык.  Чара ахырында китапханәче яшь укучыларны "Волшебный мир сказок" китап күргәзмәсеннән, К.И. Чуковский иҗаты белән таныштырды, аның әкиятләре буенча сораулар биреп, кызыклы әңгәмә алып барды. Укучылар, тәрбияче апалары белән укырга китаплар алдылар.