Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"К.И.Чуковский әкиятләре илендә"

28 март  көнне башлангыч сыйныф укучылары катнашында "К.И.Чуковский әкиятләре илендә" дип исемләнгән чара узды. Чара башында китапханәче язучының иҗаты, тормышы турында мәгълүмат бирде, балалар аның тормышыннан бик күп кызыклы эпизодлар, кайбер әкиятләрнең ничек язылуы турында белделәр. Язучының  әсәрләрендәге геройлары турында фикер алыштык.   “Добрый сказочник Чуковский” китап күргәзмәсеннән укучылар язучының  әсәрләреннән өзекләр  укыдылар. Чуковский әсәрләреннән төзелгән кроссвордны бергәләп чишеп, үзләренең белемнәрен барладылар. Чара ахырында һәрберсе үзе укымый калган К.И. Чуковский  әкиятләрен  укырга алды.