Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

ББА китапханә – мәгълүматы ачкычы

Белешмә-библиографик аппарат-китапханә төшенчәсе. Һәр китапханәнең төрле юнәлештәге әдәбиятлары, журналлары, газеталары бар. Мәгълүматның мондый төрлелегендә ничек югалып калмаска, ничек табарга?

 Белешмә-библиография аппаратында җиңел һәм ышанычлы ориентлашу күнекмәләрен камилләштерү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары белән «ББА китапханә – мәгълүматы ачкычы»дип исемләнгән библиографик дәрес уздырдык. ББА  эчендә  төрле төр каталоглар, картотекалар, библиографик күрсәткечләр, белешмә фонды, электрон эзләү системалары. Бу көнне китапханәче балаларны каталоглар һәм картотекалар кебек китаплар белән таныштырды . Чара барышында ул укучыларга  каталоглар һәм картотекаларның төрләре, структурасы турында теоретик белемнәр генә биреп калмыйча, алар белән эшләү буенча гамәли күнекмәләргә дә өйрәтте. Практик биремнәрне үтәп, укучылар үз тәҗрибәләрендә каталоглардан һәм картотекалардан файдалана белүнең тиз һәм мөстәкыйль рәвештә кирәкле әдәбиятны табу мөмкинлеге бирүен аңладылар.