Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ялкын йөрәкkе язучы- Галимҗан Ибраһимов".

2022 елның 12 мартында Бөек татар әдәбияты классигы, күренекле җәмәгать эшлеклесе Г.Ибраһимовка 135 ел тулды. Юбилей дата уңаеннан китапханәдә 9 марттан-14 мартка кадәр  киң катлам укучылар өчен "Матурлык җырчысы " дип исемләнгән китап күргәзмә эшләде. Күргәзмәдә язучының китапханәдә булган  китаплары, замандашларының истәлекле хәтирәләре урын алды.  12 март , язучының туган көнендә , 5-7 сыйныф укучылары белән "Ялкын йөрәкле язучы- Галимҗан Ибраһимов" дип исемләнгән әдәби кичә уздырдык. Кичәдә презентация ярдәмендә язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышып, иҗтимагый эшчәнлеге турында сөйләштек. Авторның китапларын барлап  “Алмачуар” әсәреннән өзекләр укыдык. Әсәр  эчтәлеге буенча викторина сорауларына җаваплар эзләдек.  Кичәдә  Ринат Ибрагимовның “Атлар чаба” җырын тыңладык. 

Чара ахырында Галимҗан Ибрагимов әсәрләрендәге төп геройларның кылган гамәлләренә бәя биреп, укучыларның фикерләре тыңланды.