Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

“Ышаныч телефоны-ярдәм итү ресурсы”

Ышаныч телефоннары хәзерге вакытта  бөтен дөньяда популяр. Балалар, яшүсмерләр бу телефонга  шалтырата һәм ничек яхшырак эшләргә, дип киңәш ала алалар. Чөнки кайбер ситуациядә аларның үз  тәҗрибәсе җитми, ә карар кабул итәргә кирәк. Ышаныч телефоны барлыгын хәбәр итү, балаларның ,үсмерләрнең ышаныч телефоны хезмәте турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен ачыклау; ышаныч телефоны ни өчен билгеләнгән һәм ничек эшли, ни өчен барлык өлкәннәр һәм балалар, авыр тормыш ситуацияләрендә  бу хезмәткә шалтырата алуларын аңлату максатыннан китапханәдә 1-7 сыйныф укучылары белән “Ышаныч телефоны-ярдәм итү ресурсы” темасына сөйләшү уздырдык. Чара башында китапханәче,  авыр ситуациядә калсалар, кемгә мөрәҗәгать итүләре, төрле проблемалы хәлләрдән котылу өчен ниләр белән шөгылләнүләре турында белеште. Авырлыкларга  очраган очракта туганнардан да, дуслардан да ярдәм сорарга мөмкин булмаган очраклар булуын искәртеп, андый вакытта ярдәм итүче ышаныч телефоны барлыгын, аның номерларын әйтеп сөйләшүне дәвам итте. Катнашучыларга  “Помните: Безвыходных ситуации не бывает!” дип исемләнгән буклетлар өләшеп, ышаныч телефонына нинди очракларда шалтыратып булуы хакында сөйләде. Чарага 1-7 сыйныфта укучы 11 укучы катнашты.