"Язгы гөлләр."
Яз белән бергә безгә матур бәйрәм – 8 Март-Халыкара хатын-кызлар көне килде. Бу көн кояш нурлары, хатын-кызлар елмаюлары, чәчәкләр чәчәкләре белән матур. 8 Март уңаеннан авыл клубында "Язгы гөлләр"дип исемләнгән бәйрәм концерты булып узды. Концерт программасын китапханәче матур шигырьләр укып алып барды. Концертта авылыбызның яшь әти-әниләре, аларның балалары катнашты, авылыбыз хатын-кызларына үзләренең матур чыгышларын бүләк иттеләр. Программада хатын-кызлар өчен җырлар, шигырьләр яңгырады, юмористик, фольклор композицияләр башкарылды. Бу гади бәйрәм генә түгел-ул барлык хатын-кызларны зурлау һәм ярату бәйрәме . Сәхнәдән тормышыбызны җылылык, матурлык һәм кайгыртучанлык белән тулыландыручыларга рәхмәт сүзләре, котлаулар һәм теләкләр яңгырады. Тамашачылар барлык катнашучылар һәм концертны оештыручылар адресына рәхмәт сүзләре белән таралыштылар.