Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«һөнәр сандыгы»

Мәдәни яллар-вакытны актив, уңай һәм файдалы итеп уздыру өчен менә дигән мөмкинлек. Бөтенроссия акциясе кысаларында китапханәдә 14-15 яшьлек укучылар өчен «Һөнәр сандыгы»дип исемләнгән танып-белү конкурсы программасы узды. Чараның максаты-яшь буында халык мәдәнияте белән кызыксыну уяту, халык һөнәрләре белән танышу, балчык, металл, агач, җеп, тукыма, пыяладан ясалган эшләнмәләр белән таныштыру; осталарның һөнәрләре турында белемнәрен киңәйтү, эстетик хисләр тәрбияләү. Чараны китапханәче һөнәрчеләр, планетада һәр халык үзенчә хезмәт сөюен, асылда кешеләр бер үк кул эшләре белән шөгылләнүләрен, бары тик ахыргы продукт кына һәр халыкның үзенчәлекле формасын, тышкы кыяфәтен, бизәге һәм төсе белән генә аерылуын аңлатып сүз башлады.  “Халкым мирасы”, “Чудеса народных промыслов” күргәзмәләре аша, Халык һөнәрләре  турында әңгәмә алып барды. Һөнәрләр дөньясына экскурсиягә чакырып,  катнашучыларны ике командага бүлеп ярышулы уеннар оештырды. Беренче тукталышта “Җеп эрләүчеләр” һөнәре турында сөйләшеп, бу һөнәрне җир шарының барлык халыклары арасында таралуын, бәйләгән киемнәрне һәр кеше яратып киюен искәртеп “Җеп чорнау” уен-конкурсы оештырылды. Икенче тукталышта тукучылыр һәнәре турында сөйләшеп, “Тукучылар” уен-ярышы оештырылды. Өченче тукталышта подноска бизәк төшерүче, Мәскәү өлкәсендәге Жостово авылы һөнәрчеләре эшләрен карадык. Жостов осталары  һөнәрен үзләштереп “Поднос бизәү” уены оештырылды. Дүртенче тукталышта рус матрешкалары турында сөйләшеп “ Буталган матрешкалар” уены оештырылды. Бишенче тукталыш тимер коючы һәнәрләр янында тукталып, “Халык зирәклеге " уен конкурсында  һөнәрчелек буенча мәкальләр әйтештек. Алтынчы тукталышта кызыклы һөнәр ияләре, пыяла коючылар һөнәре белән танышып, "Пыяла куык осталары" конкурсы оештырылды. Чара ахырында катнашучылар белән әниләргә 8 март бүләге роза чәчәге ясау буенча остаханә оештырылды. Укучыларның ялын китапханәдә уздырулары барысына да ошады. Чара күңелле һәм дустанә шартларда узды.