Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Ягез әле кызлар, егетләр!"

Укучыларда якыннарына һәм тирә-юньдәгеләргә карата мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү; дуслык хисе, үз эше өчен җаваплылык формалаштыру; иҗади сәләтләрен һәм талантын үстерү максатыннан , Ватанны саклаучылар һәм Халык-ара хатын-кызлар көне уңаеннан, китапханәбезнең иң актив кече яшьтәге укучылары катнашында “Ягез әле кызлар, егетләр” уен кичәсе оештырдык. Чараны китапханәче Локманова Г.Х. кызыклы уен-конкурслар белән алып барды. Жюри буларак, «Ак калфак» оешмасы әгъзалары чакырылды. Иң бернче конкурста укучыларның хәтер сәләтен барлап , барысы да яратып укыган әкият китапларыннан “Әкиятләр илендә” китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Укучылар китапларны истә калдырып “Кайсы китап юк” уены аша югалган китапны әйтергә тиеш булсалар, китапханәче биргән табышмактан  әкият геройларын танып, әкият исемен әйтергә  тиеш иделәр. “Төз йөрү”, “Кем өлгер?” , “Төз атучылар” уеннарында җитез, төгәл  булуларын ачыкланды,  “ Ак алъяпкыч билләрдә” уенында аш-суга осталыкларын барланды. Алар үзләре яратып ашаган ризыкны пешерү рецептын сөйләделәр. “Оста куллар” уенында оригами ысулын кулланып нәрсәдә булса ясау осталыкларын күрсәттеләр. “Табышмак әйтәм-җавап көтәм”, “Мәкальне әйтеп бетер”, “Кем күбрәк исем белә” уенында тиз һәм төгәл, уйлап җавап бирүләре ачыкланды.”Театраль бәйге”,  “Мин артист” уенында иҗади сәлатләре барланды. Чара бик мавыктыргыч, күңелле узды. Барлык катнашучыларга да төрле номинацияләрдә җиңүче исеме бирелеп, медальләр һәм истәлеклә бүләкләр тапшырылды.