Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей"

2 март-Бөтендөнья кычкырып  укулар көне. Бу көн кысаларында һәм Республика балалар китапханәсе инициативасы белән "Поспешим друзья скорей к сказке мы на юбилей" дип исемләнгән акция тәкъдим ителде. Бу көннең максаты  яшь укучыларыбызны  2022 елда юбиляр булган чит ил әкиятләре белән таныштыру һәм укулар оештыру иде. Безнең китапханә дә бу акциядә бик теләп катнашты. Акциядә Шекә башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Чара барышында китапханәче, "Сказки доброго волшебника" китап күргәзмәсе аша, балаларны юбилейларын билгеләп үтүче әкиятләр белән таныштырды , 325 еллык юбилеен билгеләп үтүче әкиятләр буларак  Шарль Перроның  "Золушка" әкиятен татар телендә укыды, 4 нче сыйныф укучылары Хабибрахманова Азалия рус телендә «Синяя борода» әкиятен, Багаветдинов Инсаф татар телендә «Бармак малай» әкиятен , 3 нче сыйныф укучысы Абдуллина Иркә «Кот в сапогах» әкиятен рус телендә укыды.

Кече яшьтә укыган әкиятләре белән тагын бер кат очрашу, аны башкаларга кычкырып уку укучылар өчен яхшы кәеф булдыру өчен яхшы мөмкинлек булды. Кычкырып укып мәгълүматны башкаларга җиткерү күңелле, файдалы булды дип сөенде катнашучылар.