Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Мәгълүмати күргәзмә "Һөнәрләр дөньясында"

Һөнәр сайлау-кеше тормышында иң әһәмиятле мәсьәләләрнең берсе. Заман үзгәрә барган саен, тормыш яңа һөнәрләр тәлап итә. Гомерлек юлны сайлау бик авыр. 1-5 март көннәрендә китапханәдә “Һөнәрләр дөньясында” дип исемләнгән мәгълүмат бирү күргәзмәсе эшли. Күргәзмә мәктәп яшендәге укучыларга тәкъдим ителә. Күргәзмәдә күп кенә замана һөнәрләре, ул һөнәрләрнең уңай һәм тискәре яклары, Татарстан Республикасының кайбер күренекле кешеләренең балачакта кем булырга хыялланулары, хезмәт юлын ничек башлаулары һәм бүгенге көндә кем булып эшләүләре турында мәгълүмат бирелә.