Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бакый Урманче халык күңелендә"

23 февральдә РСФСРның, ТАССРның халык рәссамы, Габдулла Тукай премиясе лауреаты Бакый Идрис улы Урманченың тууына 125 ел тулды . Б. Урманче туган көне уңаеннан китапханәдә кече яшьтәге китап укучылар белән «Бакый Урманче халык күңелендә» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде. 

Чара барышында катнашучылар скульпторның тормыш һәм иҗат юлы, аның сәнгать дөньясындагы казанышлары һәм танылган экспонатлары турында белә алдылар. Тукай иҗаты Бакый ага эшчәнлегендә бәяләп бетергесез әһәмияткә ия. Рәссам үзенең бөтен иҗатын бөек шагыйрь темаларына багышлый. "Габдулла Тукай Бакый Урманче иҗатында" китабы аша без Бакый Урманче иҗаты белән таныштык, ул безнең яраткан бөек шагыйребез әсәрләре геройларын сурәтләгән. Укучылар рәссамның һәр әсәрен кызыксынып карадылар. Ул калдырган иҗади мирас, рухи яктылык-татар халкы өчен бик зур байлык. Аның  исеме һәм язмышы мәңгегә мәдәниятебезнең үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән бәйле икәнен төшенделәр.

https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51 битендә Бакый Урманченың тормыш юлы һәм иҗаты турында видеопрезентация тәкъдим ителде.