Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Газиз туган телем". Викторина

Интеллектуаль уеннар, төрле кызыклы күнегүләр ярдәмендә иҗади фикерләү сәләтен үстерү. Укучыларда бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен ныгыту, татар теле белән кызыксыну, горурлану хисе уяту, аның матурлыгын тоярга өйрәтү, милли үзаң тәрбияләү максатыннан 21 февраль -Туган телләр көнендә китапханәбездә башлангыч сыйныф укучылары катнашында “Газиз туган телем” дип исемләнгән викторина узды.  

Балалар ике командага бүленеп   төрле мавыктыргыч сорауларга  җаваплар эзләделәр, әкиятләр һәм әкият геройларын искә төшерделәр. “Капка” уенында туган телебездә тәмле сүзләрне эзләсәләр, ”Булсаң зирәк, әйт тизрәк!” уенында төрле кызыклы сорауларга тиз җавап бирделәр, “Сүзнең капма-каршысын тап” уенында сүзнең капма-каршысын уйлап җавап бирделәр, ”Тавыштан таны һәм хикәя төзе” уенында балалар,күзләрен  йомып тавышны танырга, шул сүздән яңа сүзләр төзеделәр, “Тәрҗемәче” уенында русча сүзләрне татарчага тәрҗемә итеп, үзләренең туган телебезне белүләрен, яратуларын күрсәттеләр. Чара күтәренке рухта бик күңелле узды. “Туган тел” җырын җырлап тәмамланды чара. Бу көнне китапханәдә “Туган телем-иркә гөлем, киңдер сиңа күңел түрем” дип исемләнгән күргәзмә эшләде.

Бу көнне китапханәче https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51 битендә  “Туган тел турында сүзем” флешмобына кушылды.