Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Хатын-кызның таҗы-калфак".

Милли традицияләребез нигезендә ятучы кыйммәтле, милли, әхлаклы сыйфатларны саклау; татар хатын-кызларының милли баш киеме – калфак турында мәгълүмат бирү; милли мәдәниятыбызга ихтирам һәм мәхәббәт хисе тәрбияләүмаксатыннан китапханәдә “Хатын-кызның таҗы-калфак” дип исемләнгән мастер класс узды. 

Китапханәче “Калфак-затлы хәзинә” китап күргәзмәсе аша, кызларның йөз сылулыгын ассызыклап торучы баш киеме- калфак турында мәгълүмат бирде, калфак эшләү тәртибе белән таныштырып, эш тәртибен аңлатып, бергәләп эшләп алып барды чараны. Бик матур калфаклар эшләдек, кызларыбыз үзләренең бу уңышларына сөенеп, матур калфакларны китапханәдә чаралар вакытында куллану өчен бүләк иттеләр.