Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм татар халкы легендасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган хәтер атналыгы "

15 февраль-бөтен татар халкы өчен истәлекле көн. Бу көнне герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм Татарстан Республикасының халык артисты Илһам Шакиров туган.  Китапханәдә әлеге ике легендар шәхеснең иҗатына багышланган чара узды. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгы һәм «Җиһангирлар» инициатив төркеме оештырган «Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм татар халкы легендасы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган хәтер атналыгы " белем бирү-агарту акциясенә без бик теләп кушылдык.

Акциянең максаты: татар халкының легендар уллары истәлеген мәңгеләштерү, алар турында истәлекләрне саклап калу, үсеп килүче буынны аларның биографиясе һәм иҗади мирасы белән таныштыру. Чарада «Ак калфак» оешмасыннан хатын-кызлар һәм башлангыч сыйныф укучылары катнашты. Чара башында китапханәче бу аларны дөньякүләм масштабтагы иҗади күтәрелеш белән билгеләп үтү өчен менә дигән мөмкинлек булуын  аңлатып сүз башлады. Укучылар Муса Җәлил шигырьләрен сөйләделәр, Илһам Шакиров репертуарыннан җырлар җырладылар. Чара ахырында алар рухына дога кылынды, "Халкыбыз каһарманы" һәм "Халкыбыз илһамы" күргәзмәләре аша  легендар кешеләрнең тормышы һәм иҗаты турында материаллар белән таныштылар. Илгизә Гыйльманова кечкенәдән Муса Җәлил шигырьләрен укуы, аның батырлыгына соклануы, заманында радиоприемник янында җыелып ,бар кешенең  Илһам Шакиров җырларын яратып тыңлавы турында сөйләде. Бу ике шәхес безнең татар дәүләтен еракларга таныткан, аларны онытмыйк, аларның иҗаты үлемсез булсын иде дигән теләктә тәмамланды чара.