Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Муса Җәлил – герой шагыйрь»

16 февраль көнне «Муса Җәлил – герой шагыйрь» дип исемләнгән әдәби кичәгә Шекә балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр чакырылды. Әлеге чара балаларда бөек шагыйрь өчен горурлык хисе формалаштыру, үсеп килүче буынга аның иҗаты турында мәгълүмат бирү, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.Балалар зур кызыксыну белән китапханәченең , Муса Җәлилнең кайда туган һәм үскән, ничек укыган һәм нинди вакыттан шигырьләр яза башлавы турында сөйләвен тыңладылар. "Халкыбыз каһарманы" күргәзмәсе аша шагыйрьнең әти-әнисе , гаиләсе белән таныштылар. Аның фаҗигале һәм героик язмышы турында белделәр.Соңыннан китапханәче балаларга татар һәм рус телләрендә берничә шигырь сөйләде. Балаларга барыннан да бигрәк «Батыр куян» шигыре ошады һәм алар рәхәтләнеп «Куян син кайда?  " дип исемләнгән  уен уйнадылар. Чарада катнашкан кечкенә укучылар үзләре дә Муса Җәлилнең шигырьләрен яттан сөйләделәр.Чара кече яшьтәге укучыларыма бик ошады. Герой-шагыйрьнең үз Ватанына тугрылыклы әсәрләре балаларда, аның батырлыкларына соклану уятты.