Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әфганстан юллары"

15 февраль – календарьда үзенчәлекле көн! Россия Федерациясендә ул Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән Россиялеләрне искә алу көне буларак билгеләп үтелә. Бу көн уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен “Әфганстан юллары” дип исемләнгән патриотик сәгать узды.

Чара  Әфганстаннан совет гаскәрләре чыгарылуга 33 ел тулу уңаеннан , Әфган сугышы, аның асылын тирәнтенерәк аңлату , Әфганстада хәрби хезмәттә булган авылыбыз батырлары белән таныштыру максатыннан оештырылды. Китапханәче Локманова Г. Х.  Әфган сугышы тарихы турында  сөйләде. Балалар бу сугыш безнең хәрбиләр өчен ничек һәм кайчан башланганын белделәр, Әфганстандагы беренче операцияләр, армиябезнең һәм Әфганстанда яшәүчеләрнең югалтулары,  авырлыклары  турында ишеттеләр. Чарага «Әфганстан-безнең хәтер һәм авырту»дип исемләнгән мәгълүмати күргәзмә оештырылды. Әфганстанда хезмәт иткән якташларының фотосурәтләре белән презентация күрсәтеп, авылыбыздан чыккан батырлар белән таныштырдык. Барлык катнашучыларның да озакка сузылган сугышның куркыныч картиналарына ничек борчылулары күренеп торды.Чара ахырында, безнең хәрбиләрнең батырларча батырлыгы истәлеген  һәм аларның батырлыгына хөрмәт йөзеннән, барлык катнашучылар да бер минут тынлык белән искә алдылар. Балалар бу сугыш мәңгегә хәтердә калыр, дигән ышаныч белдерделәр,  үсә төшкәч бу сугыш авырлыклары сүрәтләнгән “Необъявленная война» китабын укып Әфган сугышы вакыйгалары турында күбрәк белеп булуын искәрттек.