Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Гашыйклар көне.

Изге вәли көне яки Гашыйклар Көне — 14 февральдә бөтен дөнья буенча күп кенә кешеләр билгеләп үтә торган бәйрәм. Бу көн уңаеннан китапханәдә "Валентинка" акциясе узды һәм бу бәйрәмгә "Мәхәббәт тылсымлы көч"дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.Күргәзмәдә иң романтик хисләр – мәхәббәт турында китаплар тәкъдим ителде. Мәхәббәт темасы-әдәбиятта мәңгелек тема,  яңадан яңа әсәрләр туып тора. Күргәзмәдәге һәр китап бәхетле һәм җимерелгән мәхәббәт хәтирәләреннән гыйбрәт алырга, катлаулы мәхәббәт тарихы шаһитләре булырга чакыра.  Китапханәгә килгән һәр укучы мәхәббәт турында шигырьләр укып, бәйрәм тарихы турында белә, яраткан кешесенә Валентинка ясап алып китә алды.