Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Халык мирасын барлап, цифрлаштыру юлыннан".

Китапханә-буыннан-буынга рухи байлыкны тапшыручы урын .8 февраль көнне Шушмабаш авыл мәдәният йортында Шушмабаш авыл җирлегенең отчет җыелышы булып узды. Чарада катнашучыларга, без, китапханәчеләр, 2022 ел - Россиядә халык мирасын саклау һәм Татарстанда цифрлаштыру елына багышланган күргәзмә тәкъдим иттек.

“Китап-рухи мирасыбыз” сәхифәсе   халык мирасын чагылдырган матур әдәбият ,  халык авыз иҗаты әсәрәре, шушы җирлеккә кергән  авылларыбыз,  оешмалар тарихын туплаган альбомнар , “Мәдәни учаклар” сәхифәсендә халык мирасын барлау, саклау буенча башкарылган эшләребезне тәкъдим иттек. Күргәзмәдә шулай ук авыл җирлегенең тарихы, хәзерге көндә үзара салым буенча авылны түзекләндерү буенча эшләгән эшләрен яктырттык. Авылларыбызның һөнәрчеләре кул эшләре һәркемдә соклану, кызыксыну уятты. Шушмабаш урта мәктәбе укучылары  “Үсеш ноктасы” үзәгенең эшчәнлеген тәкъдим итеп, цифрлы лаборатория ярдәмендә төрле тәҗрибәләр уздырып, табигать фәннәренең уңышларын күрсәттеләр. Зур һәм тулы форматта тәкъдим ителгән бу күргәзмәләр бар кешегә дә ошады.