Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Мобиль дөнья серләре"

2022 ел Татарстаныбызда цифрлаштыру елы булса, Россиядә халык мирасын саклау елы дип билгеләнде. Халкыбызның мирасын саклап, цифрлаштыру юлыннан без заман белән бергә атларга тиешбез. Шушы максат белән китапханәдә  “Мобиль дөнья серләре” дип исемләнгән чара узды.  Чарага   “Ак калфак” оешмасына йөрүче хатын-кызлар чакырылды, "Цифрлаштыру-заман таләбе"дигән күргәзмә оештырылды. Китапханәче цифрлаштыру елының максатлары турында искә төшерде, һәр һөнәр кирәк, тормышта һәрвакыт кирәк булырга мөмкин, барысын да яңалыкка битараф булмаска өндәде.Ул барысын да быел илдә гамәлгә ашырылачак проектларга әзер булырга, һәрвакыт заман белән барырга чакырды.
Чараны Сәлимҗан Хәкимҗанов дәвам итте, ул кәрәзле телефонда эшләү серләре белән таныштырды. Һәр кешегә аерым якын килеп, кызыксындырган сорауларга җаваплар бирде, телефонны үзеңә уңайлы итеп көйләргә, приложениеләр белән эшләргә, телефон аша түләүләр түләргә, мошенниклардан сакланырга һәм башка бик күп яңалыклар, кирәкле мәгълүмат белән таныштырды.

Чара  бик файдалы һәм кызыклы булды. Дөнья яңаллыклары белән таныштырып, файдалы мәгълүмат биргән өчен рәхмәт сүзе әйтеп таралыштылар