Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Могҗизалар ачар сүз остасы" Язучы Галимҗан Гыйльмановка 65 яшь.

Балалар өчен әдәби әсәрләрне бәяләүдә бүген куела торган төп критерийларның берсе – тормыштан алынган характерларны бирү, геройларның күңел кичерешләренә, бала психологиясенә тирәнтенрәк үтеп керү. Шундый язучыларның берсе,  талантлы прозаик Галимҗан Гыйльманов . 1 февраль, язучының 65 яшьлек юбилее уңаеннан, кече яшьтәге укучыларны язучының иҗаты белән таныштыру максатыннан китапханәдә “Могҗизалар ачар сүз остасы” дип исемләнгән әдәби чара узды.

Чара башында китапханәче Локманова Г.Х. укучыларга язучының тормышы, иҗаты турында сөйләп “Ул балачак иленнән..” китап күргәзмәсе аша , язучының әсәрләре белән таныштырды. Аның  балалар өчен язылган шигырьләрендәге көчле интонация, юмор, гадилекне балаларга күрсәтергә теләп, китапханәче язучының кайбер  кызыклы әсәрләрен укып әңгәмә алып барды. Укучылар үзләре дә язучының шигырьләрен укып,  шаян рух юмор,  җиңелчә сатира кушылып язылган эсәрләрен барладылар. Ялыктыргыч, озак-озак, җитди фикер йөртү Г.Гыйльманов шигъриятенә, нигездә, хас түгел икәненә төшендек.