Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Ел күргәзмәләре

2022 ел-Россиядә Халык сәнгате һәм материаль булмаган мәдәни мирасны саклау елы -диеп игълан ителде.Шул уңайдан китапханәдә “Халкым мирасы” дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшли башлады. Күргәзмәдә татар халкының бай мирасын чагылдырган китаплар тәкъдим ителә.

2022 ел Татарстанда цифрлаштыру елы булып билгеләнде һәм китапханәдә бу ел күргәзмәсе итеп  «Кеше тормышында цифрлы технологияләр” дип исемләнгән күргәзмә эшли. Күргәзмәдә кеше тормышының аерылгысыз дустына әйләнгән челтәрле сайтлар турында мәгълүмат тәкъдим ителә.

Күргәзмәләр ел дәвамында яңартылып , тулыландырылып торачак. Бирелгән мәгълүмат укучыларыбызга кызыклы һәм файдалы булыр дип ышанабыз.