Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"900 көнлек батырлык, ныклык...”

27 гыйнвар-Ленинград шәһәрен блокададан тулысынча азат итү көне.Бу көнне китапханәдә "900 көнлек батырлык, ныклык...”  дип исемләнгән батырлык дәресе узды...".Блокадалы Ленинградны искә алуга багышланган чара-илебез тарихында иң фаҗигале сәхифәләрнең берсе. Китапханәче Локманова Г. Х . укучыларга сугышның иң героик сәхифәләре — Ленинградның ябык шәһәрендә яшәүчеләр өлешенә төшкән авыр сынаулар, ачлык һәм салкынлык, заводларда ир-атлар белән беррәттән эшләүче балалар һәм хатын-кызлар, совет солдатлары , Ленинградны саклау турында сөйләде. Безнең авылдан бу сугышта катнашкан Әсгать Нуриев турында  язылган истәлекләрне сөйләп, ул  чордагы хатирәләре белән таныштырды.

 Н.Ходзаның "тормыш юлы"китабы турында сөйләде, кыскача китап эчтәлеге белән таныштырды һәм аны өй уку өчен алырга тәкъдим итте.

Чара  «Ленинград блокадасы балалары» мультимедиа презентациясе, шулай ук блокадалы елларның документаль видеохроника кадрлары белән үрелеп барды. Блокадалы Ленинград турында документаль фильм карап , китапханәче сөйләвен тыңлаганнан соң, балалар  нәтиҗә ясадылар: сугыш-ул куркыныч, ачлык һәм куркыныч, бу үлем. Мондый хәл беркайчан да кабатланырга тиеш түгел! Ул дәһшәтле елларда һәлак булган сугышчыларны бер минут тынлык белән искә алдык.