Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Җырлыйм туган якта"

Тормышыбыз чиксез кыенлыкларга, проблемаларга һәм кайгыртуга бай булганда, нинди дә булса үзенчәлекле, якты хәтирәләр булдырасы килә.  Мәдәният хезмәткәрләре үзләренең иҗатлары һәм һөнәрләренә мәхәббәт белән йөрәкләрне кабызырга, кешеләргә шатлык һәм яхшы кәеф бүләк итәргә, матурлык дөньясына якты ишекләр ачарга тырышып эшлиләр. Шул уңайдан авылыбыз клубында “Җырлыйм туган якта” дип исемләнгән ял концерты узды.

. Тамашачылар игътибарына китапханәче “Мәдәни мирасны барлап-цифрлаштыру юлыннан” дип исемләнгән китап күргәзмәсе тәкъдим итеп, бу елның максатлары, замана тәлапләре турында сөйләде. Сибгәт Хәкимнең “Туган якта һәр тал җырлый” шигырен укыды, чараны  авылыбыз җирлеге мәдәният хезмәткәрләре һәм авылыбыз үзешчәннәре дәвам итте. Матур  җырлар , милли биюләр башкарылды.  Чара ахырында тамашачылар матур программа һәм яхшы кәеф бүләк иткәннәре өчен рәхмәт белдерделәр.