Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Халкыбызның күңел бизәкләре"

2022 ел Россиядә халык мирасын саклау елы итеп билгеләнде. Шул уңайдан без китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы беләен берлектә, бала шәхесендә олыларга карата хөрмәт, халкыбызның күңел бизәкләренә, туган авылны, нигезне ярату хисләре тәрбияләү, татар халкының йола, гореф-гадәте турында белемнәрен камилләштерү максатыннан  “Халкыбызның күңел бизәкләре” дип исемләнгән чара уздырдык.

Чара башында китапханәче “Ак калфак” әгъзаләре белән халкыбызның милли уеннары, йола бәйрәмнәре турында сөйләшү алып барды, “Халкыбызның бай  мирасы” күргәзмәсен тәкъдим итеп, бу мирасны югалтмыйча яшь буынга тапшыру кирәклеген искәртте, “Милли ашлар” “Милли киемнәр” “Милли бизәкләр” “Милли бәйрәмнәр һәм йолалар” темасына “Булсаң зирәк-әйт тизрәк” уенын оештырды. Чарага    китапханәдә балалар өчен эшләүче “Сәламәтлек клубы” балалары катнашты һәм “Сыер көткәндә”  дип исемләнгән фольклор әсәрләр белән уен  тәкъдим иттеләр. Аларның чыгышын ак яулыклы апаларыбыз зур кызыксыну белән күзәттеләр, “Балачак елларына кайтып килгән кебек булдык “-дип Илгизә апа Гыйлманова укучыларга үзләренең яшьлек еллары хәтирәләрен искә алып сөйләде. Бергәләп “Йөзек салыш”, “Мәкаль әйтеш” уеннарын уйнадык. Балалар Марзыя Фәйзуллинаның “Ефәк чәчәк” , Роберт Миңнуллинның “ Шатлыкларның туган җире” , Кәрим Тинчуринның “ Казан сөлгесе” шигырьләрен укыдылар.

Чарага катнашкан һәр буын кешесе үзенә нинди дә булса күңел бизәге алып, мирасыбызның бай матур булуына, яшь буынның бу матурлыкка битараф булмавына,  тапшырыр мирасыбыз булганга сөенеп таралыштылар.