"Искечә Яңа ел бәйрәме"
Һәр елны безгә Яңа елны ике тапкыр билгеләп үтәргә туры килә. Яңа елны каршылаганнан соң ике атнадан, 13-14 гыйнвар төнендә ел саен кечкенә могҗиза ясала-яңа ел башка исем белән кабат безне сөендерә. Бу кичтә тагын бер тапкыр игелекле, иске әкият атмосферасына чуму, могҗизага ышану, балачакны искә алу, уйнап-биеп күңел ачу һәркем өчен күңелле.
Безнең авылда бу традиция инде күп еллар дәвам итә. Быел да 13 гыйнвар көнне авыл халкы авыл клубына «Иске Яңа Ел " ял кичәсенә җыелды. Чараны китапханәче Локманова Г. Х. алып барды . Башта ул бәйрәмнең тарихы, кешеләр бу бәйрәмне Русьтә ничек каршы алдылар шул хакта сөйләде. Соңыннан төрле уеннар оештырдык, җырладык, биедек. Бәйрәм бик матур һәм гадәти булмаган килеп чыкты, ә тамашачылар күңелендә онытылмас тәэсирләр калды.