Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Вакытлы матбугат-заман көзгесе"

2022 ел Татарстан Республикасында цифрлаштыру елы дип билгеләнде. Шул уңайдан  13 январь Россия матбугаты көненә китапханәдә "Вакытлы матбугат- заман көзгесе " дип исемләнгән чара узды. Китапханәче укучыларга беренче басмалар, газета- журналларны әзерләүчеләр хезмәте турында сөйләде. Аларга кәгазь генә түгел, виртуаль газета һәм журнал хезмәткәрләре дә керүен, хәзерге заманда интернетта реаль тормыштагыдан бер дә ким булмаган күләмдә политик, иҗтимагый, фәнни һәм публицистик басмалар чыгуы,  газет- журналлардагы QR-кодлар ни өчен, аларны ничек кулланырга мөмкин икәнлеген, онлайн китаплар, электрон китапханәләр барлыгын аңлатып мәгълүмат бирде. Нәкъ менә шушы хезмәткәрләр тырышлыгы нәтиҗәсендә гади халык барлык вакыйгалардан хәбардар булуын искәртте. Чара ахырында балалар журналларыннан  башваткычлар чиштек.