Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Үткәнен белмәгәннең-киләчәге юк"

Һәр кеше үз халкының үткәнен, ата-бабаларның ничек көн иткәнен, ниләр белән шөгыльләнгәнен, гореф-гадәтләрен, йолаларын белергә тиеш. Авылыбыз тарихын, халкыбызның үткәненә мәхәббәт уяту максатыннан китапханәдә кече яшьтәге укучылар өчен “ Үткәнен белмәгәннең киләчәге юк” дип исемләнгән чара узды. Чарада авылыбызның күренекле шәхесе Гөлзада апа Сафиуллина да катнашты.

Чара башында китапханәче авыл тарихы риваятен сөйләп, авыл тарихы язылган “Шекә пәриләре комнан бау ишә” китабы белән таныштырды. Гөлзада Сафиуллина, китаптагы истәлекләр, авылыбызның күренекле кешеләре турында укучылар күңелендә калырлык итеп сөйләде. Шекә авылы җырын тыңладык, китапханәче тарафыннан төзелгән авыл тарихы альбомын карап авылның гореф-гадәтләре, йола бәйрәмнәре турында сөйләштек. 2022 ел халыкларның мәдәни мирасын саклау елы итеп билгеләнүен, Һәр кеше үзенең милләте, дине, ватаны тарихын яхшы белергә тиешлеген искәртеп , шушы  тарих — киләчәккә атлар өчен гыйлем булып торуын аңлаттык.