Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Яшьтәше мин барча кешенең" Китап күргәзмәсе.

Китапханәдә Разил Вәлиевнең 75 яшьлегенә багышланган "Яшьтәше мин барча кешенең" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә, М.Җәлил исемендәге республика премиясенә, Россия һәм Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре мактаулы исеменә ия булган язучының бу күргәзмәдә тормыш һәм иҗат юлын яктырткан китаплары тәкъдим ителде.  Биредә Разил Вәлиев язган шигырьләр, проза әсәрләре, публицистик язмалары, балалар китаплары, аның шигырьләренә иҗат ителгән җырлар белән танышырга мөмкин иде.