Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Кыш бабай , Кар кызы бәйрәм кичәсенә чакыра"

Илдус авылы кечкенә генә авыл, анда без күчмә китапханә белән еш булабыз. 7 январь көнне Шекә авыл китапханәсе, авыл клубы белән берлектә бу авылда яңа ел бәйрәме,  "Кыш бабай , Кар кызы бәйрәм кичәсенә чакыра"дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдык.  Бөтен авыл халкы бу кичтә Яңа ел чыршысы янына,  бер-берсен бәйрәм белән котларга һәм күршеләргә яңа елда иң яхшыларын гына теләргә җыелдылар. Балалар кебек шатланып, авыл халкы Кыш бабай белән Кар кызын каршы алды, алар кич буе халыкка  күңел күтәренкелеге бүләк итеп бәйрәмнең зур кунаклары булдылар, җырлаттылар, биеттеләр. Кич буе чараны алып баручы Локманова Г. Х кызыклы  конкурслар һәм уеннар үткәрде, уеннарда барысы да катнашты, моның өчен Кыш бабайдан  призлар һәм Яңа ел бүләкләре алдылар. Авыл халкының бәйрәмен уртаклашырга тирә-як авыллардан да бик күп кунаклар килгән иде. Кич буе авылда  шатлык һәм күңел ачу атмосферасы хөкем сөрде, авыл халкы өчен бик күңелле истә калырлык  Яңа ел  булды!