Балалар өчен "Яңа ел серпантины" әдәби-музыкаль кичә.
5 гыйнвар көнне авыл клубында балалар өчен Бал-маскарад үткәрелде. Төрле күңел ачу уеннары, конкурслар булды. Сценарий бик үзенчәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде. Кыш бабай белән Кар кызы килгәч, чын күңел ачу: чыршы тирәли әйлән-бәйлән, яңа ел җырлары һәм биюләре, шигырьләр уку башланды.
Бу яңа ел кичәсенә килүчеләрнең барысы да тамашачылар гына түгел, күбесе катнашучылар да булды, Кыш Бабай бүләкләргә дә саран булмады. . Бик күп яңа ел конкурслары, күңелле уеннар үткәрде. Җиңүчеләрне призлар белән бүләкләде
Күңелле музыка, яхшы кәеф, котлаулар барлык катнашучыларга да ел буена дәрт һәм дәрт өстәделәр.