Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Яңа ел маҗарасы»

Яңа ел! Аны балалар зур  түземсезлек белән көтә! Һәм менә ул, күптән көтелгән, искиткеч могҗизалар, тылсымлы буяулар һәм яңгыравыклы көлүләр белән тулы, очкынлы һәм шатлыклы көн килеп җитте.  2021 нче елның 29 нчы декабрендә безнең балалар бакчасында «Яңа ел маҗарасы» исеме астында балалар иртәсе үткәрелде.

Бу яңа ел маҗарасы күңеллелеге, уен-көлкегә, маҗарала әкиятләре белән аерылып торды. Балалар әйлән-бәйлән уйнадылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар. Әмма иң зур ләззәт-ул әкият, уен-көлке алып килгән Кыш бабай белән очрашу.Бу бәйрәмдә китапханәче Кыш бабай ролендә балалар белән биеде, тылсымлы әкият иленә сәяхәт кылды. Ата-аналар да читтә калмады, алар бәйрәм тамашаларында иң актив катнашучылар булдылар , балаларны алкышларга күмделәр. Сценарийның яхшы  уйланылган һәр детале,  барысы да бәйрәм иртәсендә һәр баланың үз-үзләрен тотышын һәм күтәренке кәефен билгеләде. Балалар шатлыклы,уңай эмоцияләр алдылар.