Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Тиздән яңа ел җитә.

Иң сихри һәм тылсымлы вакыт – яңа ел бәйрәмнәре якынлаша, аларны өлкәннәр дә, балалар да түземсезлек белән көтә. Яңа ел атмосферасы бөтен җирдә, шул исәптән китапханәдә дә сизелә. Хәтта китап сөючеләргә дә вакытны якынлашып килүче әкиятнең тантаналы атмосферасында үткәрү бик күңелле булачак. Яңа ел бәйрәмен алдыннан, китапханәче укучылар өчен  бәйрәм атмосферасын тудырды.

. Китапханәгә  ишек төбендә үк, килүчеләрне ел хуҗасы-юлбарыс  каршы ала.

Кар бөртекләре китапханә стеналарын, тәрәзәләрен, күргәзмәләрне бизәде. Биредә китап укучылар өчен «Планета буйлап Яңа ел атлый» дигән китап-иллюстрация күргәзмәсе оештырылды. Яңа ел атмосферасын булдыру өчен матур чыршы бизәлде, китап һәм журнал белән истәлеккә  фото ясарга да мөмкинлек булдырылды. Кыш бабайның тылсымлы тартмасындагы биремнәрне эшләп бүләк алырга да мөмкин. Барлык укучыларыбызны  безнең китапханәгә килергә һәм бәйрәм чараларында катнашырга чакырабыз!