Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Бәйрәм уты-уенчык түгел»

Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре-балалар һәм өлкәннәр өчен күңелле, көтеп алынган бәйрәм. . Һәр йортка диярлек чыршы бизиләр. Бенгаль утлары, шартлаткычлар, салют  һәм петардалар — болар барысы да шатлык кына алып килми, имгәнүләр һәм пешүләр дә булырга мөмкин.

2012 елның 20 декабреннән 2022 елның 9 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелде. Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан без киң даирә укучылары өчен «Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы» дигән темага “Эшлекле мәгълүмат почмагы”нда мәгълүматлар тәкъдим иттек  һәм  «Ут-уен түгел»дип исемләнгән  чара уздырдык. Чараны китапханәгә килгән киң даирә  укучылар өчен,  китапханәче индивидуаль рәвештә, башлангыч сыйныф укучылары өчен куркынычсызлык сәгате итеп уздырды.

Чара Яңа ел бәйрәмнәре вакытында үз-үзеңне тоту мәсьәләләренә багышланган иде . Башлангыч сыйныф укучылары белән «Куркынычсыз Яңа ел " дигән мультсериал карадык, яңа ел утларын зурлар рөхсәте белән генә яндырырга мөмкинлеген, нинди аяныч хәлләр булырга мөмкинлеген,  төрле мисаллар ярдәмендә күзәллап сөйләшү алып бардык.  Барлык катнашучыларга  пиротехника белән эшләүнең төп кагыйдәләрен искәрттек . Ут белән саксыз эш итү корбаны булмас өчен «Яңа ел бәйрәмнәрендә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре»дигән белешмәлекләр бирелде.

Укучылар үзләренең янгын куркынычсызлыгы турында белемнәрен тулыландырдылар, Яңа ел фейервеклары белән саксыз эш итү нәтиҗәләре турында нәтиҗәләр ясадылар, мөмкин булган куркынычны чынбарлыкта бәяли белүләрен формалаштырдылар.