Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

«Я лиру посвятил народу своему» китап күргәзмәсе.

10 декабрьдә бөек рус шагыйре, язучы һәм публицист Николай Алексеевич Некрасовның тууына 200 ел тулды.  Юбилей хөрмәтенә китапханәдә «Я лиру посвятил народу своему» дигән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә Н.А. Некрасовның шигырьләре һәм поэмалары ,очерклар һәм истәлекләр белән танышырга мөмкин иде.

Некрасов әсәрләре аның талантының күпкырлы булуын күрсәтә – чөнки ул шигъри дә, проза да бер үк төрле уңыш белән язган. Күргәзмәдә укучылар язучының танылган поэмаларын, шигырьләрен, романнарын искә төшерделәр, шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты, аның биографиясе белән таныштылар.