Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне
9 декабрь- Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан, китапханәдә намуслылык, законлылык, гаделлек, тигез хокуклылык, җаваплылык, байлыклар системасын формалаштыруга ярдәм итү максатыннан «Коррупция-намус дефициты»дигән мәгълүмат күргәзмәсе эшләде. Күргәзмә янында төрле яшьтәге китап укучылар белән көн дәвамында әңгәмә үткәрелде. Укучыларга Россиядә коррупциягә каршы дәүләт сәясәте, коррупциягә каршы көрәш чаралары, коррупцион җинаятьләр өчен җаваплылык , шулай ук җәмгыятьтә хокукый тыңлаучан тормыш кирәклеге һәм коррупциягә түземсезлек турында материаллар , шушы темага акыллы мәкальләр, әйтемнәр, буклетлар, бу темага әдәби әсәрләр тәкъдим ителде. Күргәзмә белән танышкан һәркем коррупция - безнең җәмгыятьтә иң куркыныч күренешләрнең берсе, дигән нәтиҗәгә килде. Китапханәче законны бозмаска, ришвәт бирмәскә, ришвәт алмаска чакырып укучыларга "Коррупции-стоп"дигән темага буклетлар өләште.
https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ битендә онлайн мәгълүмати –күргәзмә тәкъдим ителде, анда Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне турында мәгълүмат, коррупциягә каршы дөньякүләм карашны формалаштыруга юнәлтелгән иде