Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сугыш елларының каһарман балалары"

Россиядә Ватан Геройлары көне-илебездә ел саен 9 декабрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле дата. Бу көн уңаеннан китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары өчен "Сугыш елларының каһарман балалары"дигән темага мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Китапханәче бу истәлекле көн ,  сугыш елларында әтиләре һәм абыйлары белән бергә сугышчылар рәтендә  торган Пионерлар-Бөек Ватан сугышы геройлары турында, сугыш чоры балалары турында слайд-презентация ярдәмендә, укучылар   мәктәп дәреслекләрен калдырып, кулларына винтовкалар һәм гранатлар алып,  партизан разведчиклары булулары, завод цехларында һәм колхоз кырларында тынгысыз эшләүләре, фашист илбасарларына каршы көрәштә күрсәткән аерым казанышлары, батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен дистәләгән мең бала орден һәм медальләр белән бүләкләнүе, күпләренә үлгәннән соң Советлар Союзы Герое исеме бирелүен сөйләде. Укучыларның игътибары «Ил үз геройларын белергә тиеш» дип исемләнгән китап күргәзмәсенә юнәлтелде. Күргәзмә аша укучыларга бу геройларны,аларның батырлыкларын истә тотарга кирәклеге турында искәртеп.  Батырлыкны  сугыш вакытында гына түгел, тыныч вакытта да кылырга мөмкин, шундый геройларның берсе - безнең Минтимер Шәймиев, якташыбыз Стелла Зәкиевна үрнәгендә, аларның  ничек Герой исеменә лаек булулары турында сөйләштек.

« Тормыш ...» сүзе  – безгә бирелгән иң кыйммәтле әйбер, һәм ул һәр кешегә  бер генә бирелә, шуңа күрә без аны бәхетле яшәргә тиеш. Әгәр кемгәдер синең ярдәмең кирәк булып, син үз тормышыңны аямыйча аңа ярдәм итәргә барасың икән, бу батырлык дип атала да инде.-дип тәмамланды чара