Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Билгесез солдат көне.

Билгесез солдат көне-фронтта һәлак булган һәм каберләренә туганнары һәм нәсел-нәсәпләре килә алмаган барлык кешеләргә рәхмәт сүзләре белән искә алу көне.  Аларның исемнәрен белмәсәк тә, безнең бурычыбыз – алар турында истә тоту һәм балаларыбызның батырлыкларына карата хөрмәт тәрбияләү.

Бу көн уңаеннан китапханәдә "Синең исемең билгесез булса да, батырлыгың мәңгелек" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә патриотик эчтәлекле  документаль китаплар тәкъдим ителде. Китап укучылар белән истәлекле көн барлыкка килү тарихы, совет кешеләренең үлемсез батырлыгы һәм сугыштан кайтмаган, үз гомерләрен куркыныч астына куеп, Ватаныбызны саклаган кешеләр турында сөйләшү булды.

Безнең илдә нәшер ителгән «Хәтер Китабы» н ачсаң, Бөек Ватан сугышыннан кайтмаган совет солдатларының күп санлы фамилияләре каршында «Хәбәрсез югалган»дип язылган. Мәрхүмнәрнең каберлеге дә күрсәтелмәгән. Халыкта солдат ике тапкыр үлә, диләр: беренче тапкыр- сугыш кырында, пуля килеп җиткәч, икенчесе халык хәтерендә Икенче тапкыр үлү куркынычрак, икенче тапкыр солдат яшәргә тиеш…”-дип сөйләп “Солдат хәтере” китабыннан өзекләр укылды.