Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Изгелекнең чиге юк"

Халыкара инвалидлар көне уңаеннан , физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү максатыннан, башлангыч сыйныф укучылары өчен, китапханәдә “ Изгелекнең чиге юк " дигән темага мәгълүмати-танып-белү сәгате үткәрелде.

Чара башында китапханәче яшь китап укучыларга Халыкара инвалидлар көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләде, балалар белән игелеклелек һәм шәфкатьлелек нәрсә ул, дигән фикер алыштылар. Китап укучылар сөйләшүгә актив кушылдылар, нинди гамәлләр кылырга мөмкинлеге, нинди изге гамәлләр кылулары турында фикер алыштылар. Сәламәтлек кеше өчен бик мөһим. Сәламәтлек-ул язмыш бүләге. Бу бүләкне сакларга өйрәнергә кирәк. Китапханәче балалар белән Дәрдемәнның "Өч ул"әсәре буенча әңгәмә үткәрде. Балаларның бу ситуациядә ничек эшләүләре турында фикер алыштылар. Кызганычка каршы, безнең планетада физик сәламәтлектән мәхрүм кешеләр аз түгел, ягъни инвалидлар да бар. Алга таба балаларга үзләрендә инвалидларга сәламәт кеше өчен авыр булмаган нәрсә эшләргә: ябык күз белән рәсем ясарга, киштәдә китап табарга, кулларыннан башка аяк киемендә шнуркалар бәйләргә, бер кул ярдәмендә куртка киендерергә һ. б. тәкъдим ителде.

"Сынмас рухлы шәхесләр" китап күргәзмәсе аша яшь китап укучыларны мөмкинлекләре чикләнгән язучылар, күренекле шәхесләр  белән таныштык.

Чара ахырында балалар яхшылык турында  рәсемнәр ясарга тәкъдим ителде. Балалар игелекне үзләрендә ничек күрүләре турында төрле композицияләр ясадылар.

Шушы көн уңаеннан без мәдәният хезмәткәрләре "Мәрхәмәтле йөрәкләр көне" акциясен оештырдык һәм гаиләдә 3 инвалид яшәүче  Василовлар гаиләсендә булдык. Шатлыкларын яшермичә, алар гаиләләренә күрсәтелгән игътибар һәм ярдәм өчен рәхмәт сүзләре әйттеләр.