Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

Әни көне.

“Ана көне” - иң җылы, иң кадерле бәйрәм. Бу бәйрәм елдан-ел безнең йортларга керә бара. Һәр кеше өчен буыннан буынга әни - тормышта иң төп кеше.

Китапханәдә әлеге бәйрәм уңаеннан “Җәннәт-әниләр аяк астында” дип исемләнгән китап күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәдә укучылар бәйрәм тарихы, китапханә фондыннан килгән иң яхшы әсәрләр,  иң кадерле кеше турындагы  шигырьләр белән таныша алдылар.

https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51  _ битендә онлайн «Әниемә рәхмәтем» марафоны оештырылды. Бу иң якын кешебезне бәйрәм белән котларга, тормышыбызны бүләк иткән кешегә рәхмәт әйтергә бик яхшы сәбәп булды.

Бу матур  бәйрәм хөрмәтенә авыл клубында “Ягез әле, әниләр!” дигән күңел ачу программасы узды. Анда «Ак калфак» клуб берләшмәләренең активист-әгъзалары һәм авылның балалары гына түгел, оныклары да булган иң актив әниләре катнашты. Чараны китапханәче Локманова Г.Х. алып барды. Беренче конкурста һәр әни  бишек җырын җырлап  күрсәттеләр. Катнашучылар биремне бик яхшы үтәделәр.
Алга таба «Алфавит», «Әни турындагы мәкальне тот», «Тигезлекне тот», «Хата һәм дөрес җавап тап», «Кулинарный» һәм башка конкурсларда зирәклек күрсзттеләр.  Әниләребез  әкиятләрне белүчеләр дә, комик артистлар да, оста кулинарлар да булдылар. Барлык катнашучыларга да иң назлы, күңел бәйрәме турында истәлеккә “Дөньяда иң яхшы әни” медалионнары тапшырылды.