Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Бала хокуклары-нәрсә ул?"

"Бала хокуклари-нәрсә ул?" танып-белү викторинасы башлангыч сыйныф укучылары белән китапханәдә үтте. Китапханәче "Бала хокуклары" презентациясе аша,  бала хокуклары конвенциясендә күрсәтелгән төп хокуклар һәм ирекләр белән таныштырды. Укучылар  үзләренең белемнәрен "Әкиятләрдәге закон", "Хокук кайда, һәм җаваплылык кайда", "Граждан булырга өйрәнергә" ситуация биремнәрен үтәп сынадылар. Аннары укучылар үзләренең юридик белемнәрен  “Сезнең хокукларыгыз  әкият илендә” китап күргәзмәсе аша,   хокук бозучылар, әкият героеның хокуларын ачыклап ныгыта алдылар.  Чара ахырында укучылар,  законнарны белергә, хөрмәт итәргә һәм сакларга кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр.