"Милләтебезнең асыл кызы"
Милләтебезнең данлыклы кызы, танылган композитор Сара Садыйкованың тууына 1 ноябрь көнне 115 ел тулды. Сара Садыйкова – Татарстанда беренче хатын-кыз композитор. Үзенең иҗат гомерендә ул 400гә якын җыр, 30дан артык спектакльгә музыка, инструменталь әсәрләр яза, ике музыкаль комедия иҗат итә. Аның әсәрләре халык арасында киң популярлык казана һәм татар музыкасының алтын фондына керә.Китапханәнәдә Сара Садыйкованын тууына 115 ел тулу уңаеннан "Милләтебезнең асыл кызы" дип исемләнгән күргәзмә эшләде. Монда композиторның иҗат җимешләре, Сара ханымның биографиясе, аның турындагы истәлекләр урын алды. https://www.instagram.com/shekinskaya_bibl51/ битендә "Калфаклы сандугач"дип исемләнгән онлайн күргәзмә тәкъдим ителде.