Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Татар әдипләре-сәяси репрессия корбаннары"

30 октябрь - сәяси репрессия корбаннарын искә алу көне. Шомлы шәхес культы еллары илебез халкы тарихында миллионлаган кешеләрне хаксыз рәвештә җәзалавы белән кереп калган куркыныч бер дәвер ул. Шул уңайдан китапханәдә башлангы  сыйныф укучылары катнашында мәгълүмат сәгате үтте. Бу көнне укучылар "Татар әдипләре- сәяси репрессия корбаннары" темасына репрессиягә эләккән татар язучыларының тормышы, аларның аяныч язмышлары һәм иҗатлары белән таныштылар. " Гасырлар кайтавазы" китап күргәзмәсе аша " Хәтер китабы"ннан репресиягә дучар булучылар турында мәгълүматлар белән таныштык.