Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Сүз тылсымлы дәва"

20 октябрь көнне Татарстанның күренекле язучысы Нәбирә Гыйматдиновага 65 яшь тулды. Шул уңайдан китапханәдә "Сүз тылсымлы дәва" дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Күргәзмәдә язучының китаплары, язучы турында мәгъләмат тәкъдим ителде. Китапханәче китапханәгә килгән киң катлам укучылар белән "Синең бер тамчы караңа" дип исемләнгән әдәбият сәгате уздырды.

Әдәби чарага язучының әсәрләрен укыган, кызыксынган укучылар бик теләп катнаштылар.  Китапханәче язучы турында кыскача мәгълүмат биреп укучыларны әдәби әсәр эчтәлеге буенча әңгәмә алып барды. Әсәрләрендә төп темаларның берсе — хатын-кызның язмышы. Геройлары уңай да, тискәре дә түгел, аларда яхшы да, начар сыйфатлар да бергә үрелеп яши. Язучының төп геройлары үзләренә көчне табигатьтән алалар.Әдип кешеләрне табигать кочагына кире әйләнергә өнди, табигать белән тыгыз бәйләнештә булмаганда адәм баласы шәфкатьлелек, бер-береңне аңлау, ягымлылык, хөрмәт итү һәм башка шундый сыйфатларны югалта баруын күрсәтмәкче була. Әсәрләреннән өзекләр укып  үз фикерләрен дәлилләп күрсәтте кайбер укучылар