Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Авыл хуҗалыгы һөнәрләре" викторина

Китапханәдә "Aвыл хуҗалыгы һөнәрләре" темасына викторина узды, чара  һөнәр сайлау, хезмәт һәм тормыш өчен һөнәрнең әһәмияте, шулай ук авыл хуҗалыгы һөнәрләре белән кызыксынуны арттыру турында укучыларның  күзаллауларын киңәйтү максаты белән оештырылды. "Авыл хуҗалыгы һөнәрләре" презентациясе ярдәмендә китапханәче нинди һөнәрләр булуы, нинди эш башкарулары турында мәгълүмат бирде. Укучыларга теләсә кайсы хезмәтнең мөһимлеге һәм кирәклеге, төрле һөнәр ияләренә хөрмәт, хезмәтнең шәхесеңне ачарга, үз сәләтеңне күрсәтергә ярдәм итүе турында сөйләде. Халык юкка гына хезмәт турында күп кенә мәкальләр һәм әйтемнәр тупламаган. Әңгәмә барышында балалар брошюралар ярдәмендә төрле һөнәр төрләре белән таныштылар, һөнәрләр дөньясы бик зур икәнен белделәр. "Һөнәрне тап" викторинасы аша балаларда үзләренең киләчәкләрен дөрес итеп сайлап алуны аңладылар. Чарада катнашучылар «Разминка», «Тасвирлау буенча һөнәрне тап», «Мәкальләр конкурсы», «Кем нәрсә ясый», «һөнәрләр турында табышмак-складлар», «Дөрес җавап сайла»этаплары уздылар. Әдәби конкурста һөнәрләр турында язылган әсәрләрне искә төшерделәр.

 

Барлык сорауларга да эмоциональ һәм ихлас җаваплар бирелде. Соңыннан балалар барлык һөнәрләр дә бик мөһим - барлык һөнәрләр дә кирәк дигән нәтиҗәгә килделәр. Без балаларга үз эшләренең остасы булу өчен иң мөһиме яхшы укуларын теләдек.