Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Саулыгым, байлыгым" мәгълүмат сәгате.

6-8 октябрь көннәрендә китапханәдә "Сәламәтлек сагында"дип исемләнгән китап күргәзмәсе эшләде. Китапханәче китапханәгә килгән киң даирә укучылар белән "Саулыгым, байлыгым"дип исемләнгән мәгълүмати әңгәмә үткәрде.
Сүз сәламәт яшәү рәвеше һәм начар гадәтләрне профилактикалау, сәламәт туклану һәм физик йөкләмәләр ярдәмендә тормышны ничек озайту турында барды. Катнашучылар игътибарына организмны ныклы итәргә һәм гомер елларын озайтырга дигән әдәбият тәкъдим ителде. Катнашучылар үзләренең рациональ туклану, зарарлы гадәтләрне бетерү буенча белемнәре белән уртаклаштылар.