Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

"Әдәби зоопарк" викторина

4 октябрь көнне кече яшьтәге китап укучылар өчен Бөтендөнья хайваннарны яклау көненә багышланган «Әдәби зоопарк» исемле викторина үткәрелде.

Чара барышында балалар хайваннар дөньясы белән таныштылар. Балалар кызыксынып тематик сорауларга җавап бирделәр, җәнлекләрне  тасвирлау буенча табышмаклар һәм ребуслар чиштеләр, үзләренең өй хайваннары турында сөйләделәр. Зур теләк белән “Хайванны сурәтлә һәм таны”, “Кайсы әкияттән”, Кыргый хайваннар һәм йорт хайваннары” уенында катнаштылар.

Чара дәвамында «Яраткан китап битләрендә җәнлекләр һәм кошлар дөньясы»дигән китап күргәзмәсе эшләде. Очрашу ахырында барлык катнашучыларга табигатьне һәм хайваннарны саклау ничек мөһим икәнлеген тагын бер кат искә төшердек: «Хайваннарны яратыгыз – алар безгә дуслар!» девизы белән тәмамланды чара.