Шекинская сельская библиотека - филиал № 51

" Рәхмәт сезгә, ветераннар " өлкәннәр көне уңаеннан өйләренә барып котлау.

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көне билгеләп үтелә . Авылыбызның иң өлкән кешеләре, тыл ветераннары Асия апа Шәйхиева, Бәдәр апа  Әсәдуллина, Хәсәнә апа Кашапованы бәйрәм белән котладык.Cәламәтлек, җылылык, бәхет һәм иминлек теләдек. Өлкән кешеләрнең матур күзләренә карап, аларның оптимизмына, һәр яшәү көненә сөенеп, үткән еллар өчен рәхмәтле булуына гаҗәпләндек.Авыр елларда яшәп, сәламәтлекләре какшаган булса да, алар  якыннарына, тирә-юньдәгеләргә күңел җылысын бүләк итәләр. Ветераннарга  бүләкләр тапшырылды, көндәлек матбугат яңалыклар белән таныштырдык.
Рәхмәт сезгә, игелекләрегез  һәм зирәклек өчен!